Азат Зыятдинов соңрак Мәскәүдә Д. И. Менделеев исемендәге МХТИда аспирантура тәмамлый һәм кандидатлык диссертациясе яклый. Аның фәнни эшчәнлеге киң колачлы: ул 100 дән артык ачыш һәм патент авторы, 150 дән артык фәнни хезмәт бастырып чыгарган. Озак еллар «Түбән Кама Нефтехим»ның фәнни-тикшеренү лабораториясен һәм фәнни-технологик үзәген җитәкли.
Азат Шәймулла улы җәмәгать эшчәнлегендә дә актив катнаша. Ул II Бөтендөнья татар конгрессының делегаты була, конгрессның Түбән Кама бүлекчәсе башкарма комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасында халык телләренең тигез хокуклы эшләвен тәэмин итү һәм башка телләрне үстерү комиссиясе әгъзасы була. Шулай ук ул «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль иҗат берлегенең иң актив оештыручыларының берсе дә әле ул.
1990-1995 елларда Азат Зыятдинов Татарстан Республикасы XII чакырылыш халык депутаты булып сайлана, Дәүләт Советының милли, конфессия һәм этнополитик мәсьәләләр буенча даими комиссиясендә рәис урынбасары була. Ул Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты декларациясен һәм «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм башка телләр турында» законын эшләүдә зур өлеш кертә.
2009-2014 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты була, мәдәният, фән, белем һәм милли мәсьәләләр комитеты составында, «Бердәм Россия» фракциясендә эшли.
Азат Шәймулла улы химия һәм нефть химиясе сәнәгате буенча Америка, Франция, Бельгия, Греция, Голландия, Төркиядә узган халыкара конференцияләрдә катнаша. Монда ул фәнни эшчәнлек белән беррәттән, милләтара һәм татар диаспорасы мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә.
Ул — техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең тикшеренүчеләр әгъзасы. Азат Зыятдинов Татарстан Республикасының атказанган химигы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, «2004 елның ел җитәкчесе» бәйгесендә тармак фәне һәм компьютер технологияләре өлкәсендәге «Иң яхшы җитәкче» номинациясе җиңүчесе.
19 гыйнвар 1999 елда, Түбән Кама шәһәренең һәм районының берләшкән халык депутатлары Советы президиумы карары белән, Азат Шәймулловичка нефть химиясе сәнәгатендә яңа технологик процессларны эшләү һәм гамәлгә кертү, шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнашу, татар мәдәниятен үстерү һәм халыклар дуслыгын ныгыту өчен «Түбән Кама шәһәре һәм районының Мактаулы гражданины» дигән мактаулы исем бирелә.
Зыятдинов Азат Шәймуллович 24 сентябрь 2017 елда вафат булды һәм туган авылы Таузарда җирләнде. Аның тормыш юлы — фән, җәмәгатьчелек һәм татар мәдәниятенә хезмәт итү үрнәге.
Рустам Сафин
MAX
