Йөгерү юлларына ике яшь категориясеннән — 2009-2010 һәм 2011-2012 елларда туган егетләр һәм кызлар чыкты. Ир-атлар һәм хатын-кызлар алты һәм җиде яшь төркемендә көч сынашты. Катнашучыларга 2 һәм 3 километрлы дистанцияләрне үтәргә туры килде.

Түбән Каманың физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Марина Иванова чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Бу яхшы традиция шәһәр белән бергә барлыкка килде диярлек, һәм без аны башлап җибәргән кешеләрне хөрмәт белән искә алабыз. Безнең бурыч — аны саклау, үстерү һәм алга таба киңәйтү. Иң мөһиме, йөгерү хәрәкәтенә яшьләр күбрәк кушылсын, чөнки йөгерү — иң гади һәм файдалы спорт төрләренең берсе» — диде.

Шәһәр тарихында спорт һәрчак үз урынын алган. Төзелешкә беренче килгән яшьләр йөгерүнең физик форманы саклауда нинди зур файда китерә алуын тиз аңлаганнар. 1978 елда Түбән Камада «Пчёлка» йөгерергә яратучылар клубы оеша. Аның әгъзалары арасында «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре дә күп булган. Клубны озак еллар үзәк лаборатория начальнигы Виктор Кичигин җитәкләгән.

«Пчёлка» йөгерешчеләре шәһәрдә узган ярышларда актив катнашып, беренче урыннарны яулый. Әмма аларның төп максаты һәрвакыт бер — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Клуб җитәкчеләре һәм оештыручылары арасында шулай ук нефтехимик Михаил Демидов һәм Татарстанның Атказанган физик культура хезмәткәре Геннадий Сандимиров та була.

Клуб любителей Пчелка отмечает юбилей
Фотолар шәхси архивтан

Түбән Каманың спорт ветераны Валентина Кудряшова үз хатирәләрен уртаклашып: «Безнең „Пчёлка“ клубы 1978 елда оешты. Беренче елда йөгерү үткәргәндә юлларда әле кар ята иде, без беренче юлны чистарттык һәм шуннан йөгердек. Ярышта катнашучылар саны елдан-ел арта, яшьләр дә кушыла. Ике елдан клубка 50 ел тула. „Пчёлка“ мәңге яшәсен һәм киләчәктә дә дәвам итсен!» — диде.

Йөгерү нәтиҗәләре буенча иң җитез спортчылар билгеләнде. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм истәлекле статуэткалар белән бүләкләнде. «Пчёлка» клубының үсеш тарихы — спортта җиңүләр һәм йөзләгән түбәнкамалыны сәламәтләндерү тарихы да ул.