Гаяз Сәхапов 1939 елның 14 гыйнварында Яңа Нәдер авылында дөньяга килә. Ул кечкенәдән үк тырышлыгы, белемгә омтылышы белән аерылып тора. 1953 елда Яңа Нәдер җидееллык мәктәбен тәмамлый, ә 1957 елда Яңа Кәшер авылы урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә.
Яшь егет хезмәт юлын нефть тармагында башлый: 1957–1959 елларда ТАССРның «Әлкинефть» нефть-газ чыгару идарәсендә нефть чыгару операторы булып эшли.
Белемгә омтылыш аны Казан химия-технология институтына алып килә. Биредә ул нефть һәм газ эшкәртү факультетында укып, инженер һөнәрен үзләштерә. Хезмәт биографиясенең иң зур өлеше «Түбән Кама Нефтехим» белән бәйле. Гаяз Җәмик улы гади инженер вазифаларыннан башлап, бүлек җитәкчесе, цех начальнигы, баш инженер, бутилкаучук заводы директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Соңрак ул предприятиенең баш технологы, баш инженеры, ә 1985-1997 елларда генераль директоры булып хезмәт куя.
Өч дистә елдан артык гомерен нефть химиясе тармагына багышлаган шәхес җитештерү куәтләрен арттыруга, дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле яңа төр продукцияләр чыгаруны үзләштерүгә зур көч куя. Аның тырышлыгы белән шәһәрнең генә түгел, бөтен республиканың икътисади куәте ныгый, чит илләр белән хезмәттәшлек киңәя.
Гаяз Сәхаповны белгән кешеләр аны киң күңелле, тирән фикерле, җаваплы җитәкче буларак искә ала. Ул һәрчак катлаулы мәсьәләләрне акыл белән хәл итә белгән, кешеләр язмышына битараф калмаган. Җитәкчелек таланты, тормыш тәҗрибәсе һәм югары җаваплылык хисе нәтиҗәсендә Г.Сәхапов хезмәттәшләре арасында зур абруй казана.
Фидакарь хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнә. Ул «Хезмәт Кызыл Байрагы», «Октябрь Революциясе» орденнары белән бүләкләнә, «СССРның мактаулы нефтехимигы», «ТАССРның атказанган химигы» исемнәренә лаек була. Аңа Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе, Кол Гали исемендәге халыкара премия тапшырыла. Шулай ук ул Халыкара информатизация академиясе академигы була.
Гаяз Җәмик улы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1990–1995 елларда Татарстан Республикасының халык депутаты итеп сайлана, күп чакырылышларда Түбән Кама шәһәр Советы депутаты була, иҗтимагый советында нәтиҗәле эш алып бара.
1991 елның 5 декабрендә, шәһәрнең һәм районның нефть химиясе тармагын үстерүгә керткән зур өлеше, җәмәгать тормышындагы актив хезмәте өчен, аңа «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районының Мактаулы гражданины» исеме бирелә.
Гаяз Җәмик улы Сәхапов 2024 елның 3 маенда вафат булды. Әмма аның якты исеме, республика үсешенә керткән хезмәте һәм кешеләр күңелендә калдырган җылы эзе озак еллар буе хәтерләрдә сакланыр.
Рустам Сафин
MAX
