Эшләрнең барышы белән Түбән Кама мэры Радмир Беляев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин танышты.
8 нче мәктәптә ремонт эшләре 77 процентка үтәлгән. 54 ел дәвамында белем бирү учреждениесендә бары тик өлешчә генә ремонт ясалган булган. Капиталь ремонт исә биредә беренче тапкыр үткәрелә. Мәктәптә якынча 800 бала белем ала.
12 нче мәктәп тә капиталь ремонт программасына кертелгән. Хәзерге вакытта эшләрнең 45 проценты башкарылган. Ремонт 4 мең квадрат метрдан артык мәйданны колачлаячак. Мәктәптә 450 бала укый. Биредә шулай ук спорт туризмы түгәрәге һәм Ижау юридик колледжы филиалы эшли, шуңа күрә ремонтка комплекслы якын килү мөһим, дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры.
16 нчы мәктәптә ремонт 3 мең квадрат метрдан артык мәйданны үз эченә алган. Эшләрнең 67 проценты башкарылган. Мәктәптә якынча 600 бала белем ала. Мәктәп җитәкчелеге аның стилистик концепциясен эшләгән, шулай ук мәктәпкә «Формула 16» дигән исем бирү тәкъдим ителә.
Үзгәртеп кору эшләре башланган тагын бер мәктәп — 20 нче мәктәп. Бу шәһәрдәге иң кечкенә белем бирү учреждениесе. Биредә нибары 280 бала укый. Эшләрнең 44 проценты үтәлгән.
Бу дүрт мәктәптә капиталь ремонтның беренче этабы гына. Хәзер шәһәр җитәкчелеге Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә республика бюджетыннан өстәмә финанслау җәлеп итү мөмкинлекләре өстендә эшли.

Рустам Сафин
MAX
