Концертны «кечкенә йолдызчыклар»ның символик биюе ачты. Бу көнне сәхнәгә чыккан һәр бала шатлыктан балкый иде. Күпчелек өчен бу зур сәхнәдә беренче чыгыш булды.

Кечкенәләрне иң якыннары — әти-әниләре, абыйлары, апалары, әби-бабайлары тамаша кылырга килгән. Әлбәттә, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагоглар да залда иде. Аларның хезмәтен шәһәр мэры Радмир Беляев махсус билгеләп үтте.

«Балаларыбыз көн дә балалар бакчасына килә, яңа белемнәр ала, дөньяны танып белергә өйрәнә һәм алар белән янәшә һәрвакыт педагоглар, тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләр эшли. Балалар бакчасы булмаса, нәрсә эшләр идек — күз алдына китерү дә авыр! Әйдәгез, балалар бакчалары коллективын аларның хезмәте һәм һөнәрләренә мәхәббәте өчен хөрмәтлик,» — диде муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев.

Фестивальдә катнашучылар матур чыгышлар әзерләгән иде. Балалар шәһәрдә яшәүче төрле һөнәр кешеләрен — төзүчеләрне, авыл хезмәтчәннәрен, спортчыларны һәм башкаларны сурәтләделәр. Бу чыгышлар артында балалар гына түгел, тәрбиячеләр һәм әти-әниләрнең дә зур хезмәте ята.

«Балалар — ата-аналарның иң зур бәхете. Безнең балалар һәрвакыт сәламәт, шат елмаеп яшәсеннәр иде. Балалык, үсмерлек, яшүсмерлек һәм олыгаю — бар да ата-аналарның йөрәге аша уза», — дип билгеләде РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин.

Быел фестивальдә 30 балалар бакчасыннан 400 дән артык бала катнашты. Концерт хәйрия максатында уздырылганлыктан, җыйналган барлык акчалар шәһәрдә балалар иҗатын үстерүгә тотылачак.