Бәйрәм мәйданына 45 меңгә якын кеше җыелды. Милли мәйданда авыл җирлекләре парады узды, һәрберсе үзенең кабатланмас йөзе, гореф-гадәтләре белән таныштырды. «Туган җир җылысы» дип исемләнгән театральләштерелгән пролог исә тамашачыларга тирән тәэсир калдырды.

Татар фольклорына нигезләнгән бу тамаша Түбән Каманың 60 еллыгына һәм беренче төзүчеләр елына багышланды. Анда 600дән артык мәктәп укучысы, җырчылар, биючеләр һәм артистлар катнашты.
Бәйрәмнең рәсми ачылышында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантаналы өлештә авыл хуҗалыгы алдынгылары, нефть химиясе тармагы хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операция ветераннары мактаулы бүләкләргә лаек булды. Аларга рәхмәт сүзләре җиткерелде — нәкъ менә аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без бүген бергә җыела, гореф-гадәтләребезне саклый һәм киләчәккә планнар кора алабыз.
Сабан туеның төп геройлары — авыл хезмәтчәннәре. Аларга карата ихтирам һәм рәхмәт сүзләре бәйрәм дәвамында яңгырады. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә батырлар билгеләнде. Чәчү батыры исеменә «Кармалы» агрофирмасы тракторчысы Валентин Кулинич лаек булды. Аңа мактаулы грамота тапшырылды. Бәйрәм флагын ул һәм элекке еллар батыры Артём Морозов күтәрде.
Сабантуй, гадәттәгечә, милли уеннар һәм спорт ярышлары белән үрелеп барды. Ат чабышлары зур кызыксыну уятты. Җирле токым атлары арасында беренче урынны Никитин хуҗалыгыннан Дикан кушаматлы ат алды (җайдак — Александр Наумов). Рысаклар арасында Чаллының «Тулпар» мәктәбеннән Гаделия иң яхшысы дип табылды (җайдак — Надежда Загородных). Ә чиста токымлы атлар ярышында Мистер кушаматлы ат (җайдак — Дмитрий Терентьев) җиңүче булды.

Көрәш мәйданында да киеренке бәйге барды. Сабан туеның абсолют батыры исемен Трудовой бистәсендә яшәүче Вадим Демидов яулады. Ул — өч тапкыр абсолют батыр булган Федот Демидовның оныгы. Төп бүләк — «Лада Гранта» автомобиле — аңа Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев тарафыннан тапшырылды. Яңа машинасына утырып, батыр мәйдан буйлап әйләнеш ясады.
Яшьләр арасында көрәштә 16 яшьлек Әмир Хафизов җиңүче булды. Дөнья чемпионаты призеры һәм Татарстан чемпионы булган егеткә бүләк итеп скутер тапшырылды.

Түбән Кама халкы меңләгән чакрым юл үтеп килгән Саха (Якутия) Республикасыннан килгән кунакларны зур җылылык белән каршы алды. 160 кешедән торган делегация шәһәр халкын үзләренең бай мәдәнияте, борынгы йолалары һәм сәнгате белән таныштырды. Артистларның чыгышлары, милли киемнәр, сихри биюләр һәм моңлы көйләр тамашачыларны үзенә әсир итте.

Тагын бер истәлекле вакыйга — якут дуслары бүләк иткән төньяк боланын Түбән Камадагы «Актай» ат-спорт мәктәбенә тапшыру булды. Анда аның өчен барлык шартлар да тудырылачак, һәм ул балаларның яраткан хайванына, шәһәрләр арасындагы дуслык символына әверелер дип көтелә.
Түбән Кама Сабан туе — ул бары тик бәйрәм генә түгел, ул — буыннарны, халыкларны, язмышларны берләштерүче көч. Быелгы бәйрәм моны аеруча ачык күрсәтте: төрле мәдәниятләр очрашты, дуслык ныгыды, йөрәкләр якынайды. Бәйрәм тәмамланды, әмма ул калдырган җылылык, шатлык һәм горурлык хисләре әле озак сакланыр.

Рустам Сафин
MAX
