Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында тантаналы концерт узды. Чарада көндәлек хезмәтен ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә багышлаган белгечләр катнашты.
Хәзерге вакытта Түбән Кама районында социаль яклау өлкәсендә 450дән артык белгеч хезмәт куя. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә меңләгән кеше — өлкәннәр, күп балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар — кирәкле ярдәм һәм игътибар ала.
Тантанада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова чыгыш ясады.
Чараның тантаналы өлешендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен 40ка якын хезмәткәр бүләкләнде. Аларга республика һәм җирле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Социаль хезмәткәрләр — җәмгыятьнең иң кирәкле һәм мәрхәмәтле һөнәр ияләре. Аларның игелекле хезмәте кешеләргә ышаныч һәм өмет бирә.
Рустам Сафин
MAX
