Бүләкне аңа муниципаль районның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Эльза Гыйльметдинова һәм Кан бирү үзәгенең баш табибы Фәнис Нургаянов тапшырды. Тантаналы чара Бөтендөнья донорлар көненә багышлап үткәрелде.
Искәртеп узыйк, Түбән Кама кан тапшыру үзәге шәһәр һәм район медицина учреждениеләрен генә түгел, ә Зәй һәм Яңа Чишмә районнары хастаханәләрен дә кан компонентлары белән тәэмин итә.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, теләгән һәркем донор була ала. Моның өчен 18 яшьтән өлкән, авырлыгы 55 килограммнан ким булмаган һәм медицина каршылыклары булмаган кешеләр кан тапшыра ала.
Кеше гомерен саклап калуга өлеш кертергә теләүчеләр Кан үзәгенең теркәү бүлегенә 41-01-80 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Рустам Сафин
MAX
