«Бер ай дәвамында битараф булмаган түбәнкамалылар кирәкле әйберләр, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, кием һәм аяк киеме алып килде. Җыелган гуманитар йөк Казанга озатыла», — дип сөйләде «Изге йөрәкләр» волонтерлар төркеме җитәкчесе Лариса Орлова.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм җыю да бер көнгә дә туктамый. Агымдагы айда гына биш тоннадан артык гуманитар йөк тупланган. Ул госпитальләргә һәм алгы сызыктагы сугышчыларга җибәреләчәк.

«Ярдәмнең төрлесе кирәк. Безнең пунктка килегез: кемдер маскировка челтәрләре үрә, кемдер коры душлар һәм „исән калу беләзекләре“ әзерли», — дип өстәде Лариса Орлова.

Үз чиратында, волонтер Степан Малов та шәһәр халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Без зур җиңүгә үзебезнең кечкенә өлешебезне кертәбез. Ярдәм күрсәтүче, битараф булмаган шәһәрдәшләребезгә зур рәхмәт. Аларның ярдәме белән гуманитар йөкләр туплап, егетләребезгә озатабыз. Вакыты булган һәркемне безнең сафларга кушылырга чакырабыз», — диде ул.

Волонтерлар шәһәр халкын уртак игелекле эшкә кушылырга һәм гуманитар ярдәм күрсәтергә чакыра. Ярдәм җыю пункты Химиклар проспектындагы 72, б йортта урнашкан.