«Безнең ишегалды» программасы кысаларында күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре актив темплар белән бара.

Шундый объектларның берсе Химиклар проспектындагы 64 нче йорт ишегалды. Биредә яңа асфальт җәяләр, заманча җиһазлар урнаштыралар, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзиләр.

Ишегалды территориясендә шулай ук яңа заманча яктырту системасы барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта эшчеләр электр челтәрләрен урнаштыру белән шөгыльләнә.

Юл төзүчеләр бригадасы өчен дә эш күләме шактый зур. «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә биредә яңа асфальт кына түгел, Җәяүлеләр йөрү өчен уңайлы юллары да ясалачак.