Сүз Вахитов проспекты, 16 нчы йортта яшәүче бер кешенең шикаяте турында бара. Ул үз мөрәҗәгатендә «Вахитова 14» торак милекчеләре ширкәтенең фатирлардагы исәпләү приборларын вакытында тикшермәвен күрсәткән.

Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе үткәргән тикшерү әлеге фактларны раслаган. Ачыкланганча, ТСЖ тарафыннан исәпләү приборларының булу-булмавын, торышын һәм күрсәткечләренең дөреслеген, һәрдаим контрольдә тоту тиешенчә оештырылмаган.

Ә бит гамәлдәге кагыйдәләр моны ачык итеп таләп итә. Россия Хөкүмәтенең 354 нче карары нигезендә, идарәче оешмалар исәпләү приборларын даими тикшереп торырга, шулай ук яшәүчеләр тапшырган күрсәткечләрне чынбарлыктагысы белән чагыштырырга бурычлы. Мондый тикшерүләр елга кимендә бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Ә электр счётчикларын, яшәүчеләрне еш борчымас өчен, өч айга бер тапкырдан да ешрак тикшерү рөхсәт ителми.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ТСЖ рәисе административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 25 мең сум күләмендә штраф салынган.

Бу очрак коммуналь хуҗалык өлкәсендә тәртипләрне үтәү — формальлек кенә түгел, ә яшәүчеләрнең хокукларын яклауның мөһим шарты икәнен тагын бер кат искәртә.