Әлеге чара барышында кече яшьтәге кунаклар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән якыннан танышты. Балалар шагыйрьнең туган телгә, туган якка булган тирән мәхәббәте турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.

Чараның үзенчәлеге — әдәбият белән театр сәнгатен берләштерүдә булды. Сәхнәләштерелгән күренешләр аша балалар Тукай иҗатын җанлырак итеп кабул иттеләр, аның әсәрләренең эчтәлеген тирәнрәк аңладылар. Мондый формат укучыларда матур әдәбиятка карата кызыксынуны арттыра, милли мирасны күңелгә якынайта.

Оештыручылар фикеренчә, әлеге төр чаралар балаларны китап укуга җәлеп итүдә һәм милли мәдәниятебезне танытуда зур әһәмияткә ия.

Габдулла Тукай иҗаты — ул бүген дә үз әһәмиятен югалтмаган рухи мирас, ә аның «сүнмәс йолдыз» образы яңа буыннар күңелендә яңадан-яңа якты хисләр уята.