29 июньдә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башлыгы соңгы вакытта төнлә мотоцикл тавышына бәйле мөрәҗәгатьләрнең күп булуын әйтте.
— Төнге вакытта мотоцикл тавышыннан зарланган кешеләрдән бик күп шикаятьләр килә. Төнге сәгать икедә күпфатирлы йортлар тәрәзәләре астында махсус рәвештә двигательне акыртып йөрү — кешеләргә карата ихтирамсызлык күрсәтү. Без шәһәрне узышлар өчен түгел, ә кешеләр үзләрен хәвефсез һәм уңайлы хис итсен өчен үстерәбез. Шуңа күрә тәҗрибәле байкерлардан яшьләргә үрнәк булуларын сорыйм. Без профилактика чараларын көчәйтәбез, әмма сезнең Җаваплылыгыгыз һәм юлда йөрү культурасы булмаса, нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, — диде Радмир Беляев.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, питбайкларда шәһәр урамнарында йөрү проблемасын Дәүләт автоинспекциясе, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, шулай ук яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре белән берлектә хәл итәргә кирәк.
— Гомумән, шәһәр үзәгендә питбайкларда йөрүне, бер тәгәрмәчкә күтәрелеп куркыныч маневрлар ясауны катгый тыярга кирәк. Эчке эшләр идарәсеннән бу мәсьәләне аерым контрольгә алуларын сорыйм. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе Җитәкчесе белән сөйләштем. Әлеге мәсьәлә уртак тикшерү предметы булырга тиеш. Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе ДАИ белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә, хокук бозучы яшүсмерләрне әти-әниләре белән бергә комиссиягә чакырып, һәр очракны Җентекләп карарга тиеш, — дип ассызыклады шәһәр мэры.
Шуны да искәртеп узыйк: гамәлдәге закон нигезендә питбайк транспорт чарасы булып саналмый, ул спорт инвентаре буларак кына бәяләнә. Шуңа күрә андый техника белән гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында йөрү тыела.

Рустам Сафин
MAX
