Урып-Җыюга кадәр районның дүрт эре авыл хуҗалыгы предприятиесендә зур күләмле әзерлек башкарылган. Хуҗалыклар карамагында барлыгы 49 ашлык Җыю комбайны исәпләнә. Бүгенге көндә аларның барысының да техник әзерлеге югары бәяләнә — комбайннар эшкә чыгарга әзер.
Хәзерге вакытта ремонт бригадалары авыл хуҗалыгы техникасына соңгы тикшерүләр һәм көйләүләр үткәрә. Бу чорда кечкенә генә Җитешсезлекләрне дә ачыклау һәм вакытында бетерү аеруча мөһим, чөнки урып-Җыю вакытында көннең һәр минуты кадерле.
Хуҗалыклар техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен алдан ук кирәкле чаралар күргән. Быел алар 100 миллион сумлык запас частьләр сатып алган, шулай ук ягулык-майлау материалларының Җитәрлек күләмен туплаган. Бу исә кыр эшләре вакытында комбайннарның һәм башка техниканың туктап калмыйча эшләвенә мөмкинлек бирәчәк.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләреннән торган комиссия дә бәяләде. Тикшерү барышында техниканың торышына, хезмәткәрләрнең әзерлегенә һәм хуҗалыкларның оештыру эшенә игътибар бирелде.
Район күләмендә узган әзерлек конкурсы нәтиҗәләре буенча Түбән Каманың «Союз Агро» Җаваплылыгы чикләнгән Җәмгыятенең «Прикамский» РПКсы беренче урынга лаек булды. Хуҗалык вәкилләре комиссиягә комбайннарын, культиваторларын, сугу агрегатларын һәм тракторларын тәкъдим күрсәтте. Шулай ук биредә еллар дәвамында тәҗрибә туплаган механизаторлар коллективы белән таныштырдылар.
Авыл хезмәтчәннәре өчен хәзерге вакытта төп бурычларның берсе — терлек азыгы әзерләү кампаниясен уңышлы тәмамлау. Малларны кышлату өчен Җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык туплау — хуҗалыкларның мөһим юнәлеше булып тора.
Һава торышы уңай килгән очракта, Түбән Кама районы игенчеләре урып-Җыю эшләренә 20 июльдән соң керешергә планлаштыра. Авыл хуҗалыгы белгечләре билгеләп үткәнчә, уңыш язгы кыр эшләренең сыйфатына, техниканың әзерлегенә һәм игенчеләрнең тырыш хезмәтенә бәйле.
Туган Җирдә үскән икмәкне Җыеп алу — зур Җаваплылык һәм тырышлык таләп иткә торган хезмәт. Түбән Кама игенчеләре дә елның иң кызу чорына әзерлек белән керә.

Рустам Сафин
MAX
