Узган ял көннәрендә Ташлык авылы үзенең иң матур кыяфәтендә кунакларны каршы алды. Гасырлар дәвамында килгән гореф-гадәтләрне саклау, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту максатыннан, елдагыча зур «Авыл Җыены» оештырылды. Иртәдән үк авыл урамы шат авазлардан гөрләп торды, ерак-ераклардан кунакка кайткан туганнарның йөзләрендә сагыну-моңсулык белән бергә, кабат очрашу шатлыгы балкый иде.
Ташлык авылы өстендә иртәнге кояш нурлары уйный башлаганда, мәйдан инде халык белән тулы иде. «Авыл Җыены» бәйрәме тамашачыларны тиз арада тылсымлы мохиткә алып кереп китте — тантана, чын сәнгать әсәренә тиң булган матур прологтан башланды. Аның авторы — авылдашыбыз, сәләтле каләм иясе Айдар Хәмзин.
Прологның асылында яткан борынгы йолага — бүләк Җыюга багышланган театраль тамаша күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Сәхнәдә әбиләрнең яшьлек хатирәләре, капка төпләренә элеп куелган чиккән сөлгеләр һәм гармун моңына кушылып, урам буйлап Җырлый-Җырлый йөргән яшьләр сурәтләнде. Бу мизгелдә вакыт беразга гына артка чигенгәндәй булды.
Бәйрәмнең төп үзәге — мәйдан тирәсендә урнашкан сәхнәдә «Тулпар» һәм «Ләззәт» Җыр һәм бию ансамбльләре чыгышы һәм гармун моңнары. Талир тәңкәләр чыңы, дәртле бию көйләре һәм өздереп гармун сузу бөтен аланда сихри моңга күмде. Әмма тамашачыларның иң көчле алкышларын, һичшиксез, чакырылган кадерле кунаклар — Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар яулады. Аларның моңлы тавышлары, ихласлыгы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде, һәр Җыр саен халык дәррәү кубып кул чапты, артистлар белән бергә кушылып Җырлады.
Оештыручылар тамашачыларга бай программа әзерләгән иде. Капчык киеп йөгерү, аркан тартышу кебек ярышларда төрле буын вәкилләре — сабыйлардан алып ак сакаллы картларга кадәр катнашты. Кечкенәләр чүлмәк ватканда, өлкәннәр гер күтәреп көч сынашты, мәйдан көлке һәм дәртле хисләр белән тулды.
Ярышларның иң югары ноктасы, һәрвакыттагыча, татарча көрәш булды. Мәйдан уртасына дистәгә якын батыр чыкты. Бил алышу бик киеренке барды: келәмдә иң гайрәтле ир-егетләр очрашты. Көрәшчеләр оста алымнар кулланып, матур көрәш күрсәттеләр, һәркайсы Җиңүгә омтылды. Соңгы парларда гына абсолют батыр исеме өчен төп интрига хәл ителде. Финалда көндәшен чиста Җиңү белән Җиңеп, турнирның абсолют батыры булып Наил Зәйнуллин калды. Наилгә традицион тәкә тапшырылды, ә спонсорлар әзерләгән истәлекле бүләкләр аның Җиңүен тагын да кадерлерәк итте.
Кояш баеп, кичке салкынча Җил исә башлагач та, халык таралышмады. Бу көн барысының да күңелендә истә калды: Ташлык авылы тагын бер кат үзенең бердәм, тату һәм бай рухлы булуын исбатлады.

Рустам Сафин
MAX
