«Питрау Җитә тиздән», — диеп моңсуланып көтә торгандыр олы яшьтәге христиан динендәге кешеләр. Чөнки Җәйнең Җылысын, матурлыгын тулысынча тоймаганбыз кебек тоела шул.
«Питрау Җитте — Җәй бетте», — дигән әйтем кайчак күңелгә шом сала. Чыннан да, Питрау — Җәйнең нәкъ кыл уртасы бит ул. Бу көннән табигатьтә, тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Кичке яки төшке якта барлык кошларның сайраудан туктавы шуны аңлата. Бу — 12 нче июль көнне була.
Борынгылар әйтүенчә, бу көнне Җыеп киптергән кыр чәчәкләрен кайнатып эчсәң, барлык авырулар китә. Тик менә шунысы гаҗәп: кошларның сайраудан туктавын ничек аңларга? Табигатьнең үз кануны, үз көйләнгән тәртибе бар икән. Кошлар бу вакытка йомырка салудан туктап, бала чыгару чорын уздырып, ояларына утыралар, шуңа күрә сайрамыйлар, имеш. Менә шундый могҗизаларга ия ул Питрау бәйрәме.
Питрау бәйрәме Изге Петр һәм Павел исемнәре белән бәйләнгән. Аларның тормышлары, Гайсә пәйгамбәрнеке кебек үк, бик катлаулы һәм фаҗигале булган: аларны качка кадаклап, газаплап үтергәннәр. Петр һөнәре буенча балыкчы булган, ә Павел исә — тимерче. Бу бәйрәм хәзер дә алар хөрмәтенә үткәрелеп килә. Бәйрәмгә ике атна кала ураза тотыла. Хәзерге яшьләр аны үтиме-юкмы — белмим.
Күп кенә керәшен авылларында бу бәйрәм хөрмәтенә «Питрау тәкәсе» дип аталган корбан чалу гадәте бүген дә саклана. Капка-коймаларны, йортларны кыр чәчәкләре белән бизәү, еракта яшәүче туганнарның бер-берсенә кунакка йөрүләре — болар да әлеге бәйрәмнең матур йолалары. Кичке мул табын артына, кагыйдә буларак, өлкәннәр утыра, ә яшьләр кичке уенга чыгалар.
Питрау
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучысы, «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле солисты Анастасия Усачева
Уникенче июль көнен без,
Сагынып көтеп алабыз:
Петр, Павел исемнәрен
Һәр ел искә алабыз.
Пирау, дибез, ләкин күпләр,
Белә микән бу сүзне?
Керәшен бәйрәмнәренең
Эчтәлекләре серле.
Бу бәйрәмнең һәр авылда
Үзенчәлеге дә бар:
Яшьләр-кызлар, Олы-кары
Кырык төр чәчәк җыяр.
Нәкъ бу көнне, төш алдыннан
Кошлар сайраудан туктар.
Барлык кеше чәчәк белән
Капка-койманы чуклар...
Кичен исә уен-көлке,
Җәйге уен болында.
Җыр, бию, гармун моңнары
Яңгырап тора анда.
Олы-кары тәкә суеп.
Тәмле ашлар пешерә.
«Питрау көне» бик күңелле –
Керәшен булган кешегә

Рустам Сафин
MAX
