Түбән Камада «Татарстанда Җәй» проекты кысаларында «Изге чишмә риваятьләре» дип исемләнгән беренче тематик экскурсия узды. Изге чишмәнең тарихы, бу урын белән бәйле риваятьләр, Кама елгасы турында халык хәтерендә сакланган легендалар һәм рәссам Әхсән Фәтхетдинов мирасы белән танышу өчен иллегә якын кеше жыелды.
Түбән Камада «Татарстанда Җәй» проекты кысаларында «Изге чишмә риваятьләре» дип исемләнгән беренче тематик экскурсия узды. Изге чишмәнең тарихы, бу урын белән бәйле риваятьләр, Кама елгасы турында халык хәтерендә сакланган легендалар һәм рәссам Әхсән Фәтхетдинов мирасы белән танышу өчен иллегә якын кеше жыелды.
Экскурсия маршруты «Изге чишмә» экопаркыннан башланды. Әхсән Фәтхетдинов музее хезмәткәрләре алып барган сәяхәт барышында, катнашучылар Изге чишмә тарихы, аның барлыкка килүе, әлеге урын белән бәйле борынгы ышанулар һәм Кама буендагы тарихи вакыйгалар турында белде.
Аерым алганда, экскурсиядә Стахеевлар сәүдәгәрләренең Изге чишмәне хаҗ кылу һәм ял итү урыны итеп үстерүләре, биредә утар һәм часовня төзетүләре, чишмәләрне төзекләндерүләре турында сөйләнде. Катнашучылар шулай ук шифалы су, урман ияләре һәм изге урын турында буыннан-буынга күчеп килгән халык риваятьләре белән танышты. Экскурсоводлар Изге чишмә тарихының Әхсән Фәтхетдинов исеме белән бәйләнешен һәм ни өчен нәкъ менә биредә рәссам исемендәге музей ачылуын да аңлатты.
Агачтан уеп ясалган сыннарга аерым игътибар бирелде. Дистәдән артык скульптура Татарстанның халык рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Әхсән Фәтхетдинов иҗаты белән бәйле. Музей хезмәткәрләре аларның символик мәгънәсен аңлатып, композицияләрнең эчтәлеген һәм авторның иҗади фикерен ачып бирде.
Экскурсия интерактив форматта узды. Катнашучылар арасында рольләр бүленде: һәркемгә Изге чишмә һәм Кама елгасы турында татар әдипләре һәм шагыйрьләре әсәрләреннән өзекләр тапшырылды. Маршрутның төрле нокталарында алар әлеге өзекләрне сәнгатьле итеп укыды. Бу алым экскурсияне тагын да Җанлырак һәм эчтәлеклерәк итте.
Чарада шәһәр кунаклары да катнашты. Күптән түгел генә Түбән Камага күченеп килгән Полина Алексеенко экскурсиягә энесе һәм сеңлесе белән килгән.
— Монда элек тә еш килә идем, әмма бүген бу урынны бөтенләй башка яктан ачтым. Изге чишмәнең тарихы, риваятьләре һәм Әхсән Фәтхетдинов иҗаты белән якыннан танышу бик кызык булды. Ярославль һәм Краснодардан килгән туганнарыма да бу урынның тарихын күрсәтү аеруча истә калырлык булды, — диде ул.
Экскурсиянең авторы һәм алып баручысы — Әхсән Фәтхетдинов музее директоры Галия Галимова.
— Проектның төп максаты — тарихи фактларны Җиткерү генә түгел, ә кешеләрдә туган як тарихына кызыксыну, мәдәни мирасны саклауга Җаваплылык һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, — дип белдерде Галия Галимова.
«Изге чишмә риваятьләре» экскурсиясе «Татарстанда Җәй» проекты кысаларында айга бер тапкыр бушлай үткәрелә. Моннан тыш, алдан язылу буенча аерым төркемнәр өчен дә экскурсияләр оештырыла. Август аенда Түбән Кама комплекслы музее шәһәрнең тарихи урыннары буенча яңа маршрут тәкъдим итәргә планлаштыра.

Альбина Вәлиева
MAX
