«Гаилә» паркында яңа робот-хезмәткәр эшли башлады. Ул ял итү территориясен тәртипкә китерү, дөресрәге, үлән чабу белән шөгыльләнәчәк. Элегрәк хәрби максатларда актив кулланылган Җир өсте роботлаштырылган платформа хәзер тыныч тормышта да файдалы эшләр башкара.

Әлеге кечкенә машинага зур эш йөкләнгән. Белгечләр әйтүенчә, робот ун минутка якын вакытта йөз квадрат метр мәйданның үләнен чаба ала. Техниканы тулы куәттә кулланганда, бер сәгать эчендә ул 2 гектар мәйданны тәртипкә китерергә сәләтле.

— Роботлаштырылган платформа үз аккумуляторы хисабына хәрәкәтләнә. Монда двигатель генератор булып эшли, ә ул шнек-пычакларны хәрәкәт аша идарә итә, — дип аңлатты «Компьюсервис-НК» оешмасы баш инженеры Рөстәм Гыйниятуллин.

«Гаилә» паркында әлеге печән чабучы робот сынау рәвешендә кулланыла. Белгечләр аның эш сәләтен күзәтәчәк. Мондый платформаларны хәрбиләр алгы сызыкта патроннар ташу һәм яралыларны эвакуацияләү өчен күптән куллана. Хәзер исә бу техниканы тормыш ихтыяҗларына Җайлаштырырга ниятлиләр.

— Әгәр ул үзен яхшы яктан күрсәтсә, паркка тагын берничә модельне сатып алырга планлаштырабыз. Өстәвенә, алар кышын кар чистартуда да булыша алалар, — дип өстәде «Компьюсервис-НК» оешмасы директоры Айдар Манеев.

Коммуналь өлкәдә эшчеләр Җитмәү сәбәпле, мондый техника шәһәр өчен бик кирәк. Берничә роботка бер оператор Җитә. Идарә итү пульт ярдәмендә якынча 500 метр ераклыктан башкарыла. Яңа робот-хезмәткәр паркта ял итүчеләрнең игътибарын да Җәлеп итәргә өлгерде инде. Аңа тиздән исем дә кушачаклар.