«Татарстанда җәй» программасы кысаларында зур велойөреш үткәрелде. Чарада шәһәр халкы белән беррәттән күрше районнардан килгән спорт сөючеләр дә катнашты. Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыра һәм кешеләрне актив ялга җәлеп итә.
Йөрешкә 100дән артык велосипедчы кушылды. Катнашучыларның җыелу урыны «Велики» паркы булды. Биредә юлга чыгар алдыннан иминлек буенча инструктаж үткәрелде. Катнашучыларга шлем һәм саклагыч чараларын куллануның әһәмияте искәртелде, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча аңлатмалар бирелде.
Чарада иң яшь катнашучыларның берсе — тугыз яшьлек Раян Нуриев. Ул дүрт яшеннән бирле велосипедта йөри. Бу шөгыльгә аны әнисе өйрәткән.
— Велосипедта йөрергә бик яратам. Әни белән «Велики» паркына килдек. Мондый чараларда һәрвакыт катнашырга тырышабыз, — диде Раян.
Катнашучылар велосипедларын бушлай төзекләндерү мөмкинлегеннән дә файдаланды. Осталар ике тәгәрмәчле транспорт чараларын тикшереп, тәгәрмәчләргә һава тутырды, тормозларны көйләде һәм вак ремонт эшләрен башкарды.
— 50гә якын велосипедны ремонтладык. Барысы да бушлай. Мондый чаралар бик кирәк: кешеләр бер-берсе белән таныша, балаларда спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну арта, — диде велосипедларны төзекләндерү остасы Радик Зиннуров.
Велосипедчылар Яшьлек, Корабельная, Мурадьян урамнары һәм Тынычлык проспекты аша узды. Маршрутның озынлыгы якынча 15 чакрым тәшкил итте. Юл буенда шәһәр халкы катнашучыларны алкышлап каршы алды, аларга күтәренке кәеф һәм теләктәшлек бүләк итте.
Әлеге спорт чарасы Кама яр буенда тәмамланды. Биредә катнашучылар истәлеккә уртак фотога төште, ә иң актив велосипедчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Оештыручылар фикеренчә, мондый очрашулар кешеләрне актив тормыш рәвешенә җәлеп итә, балалар арасында спортка һәм велосипедта йөрүгә кызыксыну уята.
Чараны Татарстан Республикасы Велосипедчылар берлеге җитәкчесе Рәис Шәехов оештырды. Проект «Күрше» конкурсында җиңү яулады һәм «Татарстанда җәй» программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.

Рустам Сафин
MAX
