Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестиваленең финалы узды. Сигезенче тапкыр үткәрелгән бәйгедә Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән 152 гаилә катнашты. Финалга шуларның алтысы гына чыкты. Түбән Кама данын Хәсәнҗановлар яклады. Гаилә жюри әгъзаларын үзләренең бай нәсел тарихы, гаилә ядкәрләре, милли ризыклары һәм гаилә традицияләре белән таң калдырды.

Таһир һәм Фәйрүзә Хәсәнҗановлар 24 ел иңгә-иң куеп гомер итәләр. Алар өч ул тәрбиялиләр: олысына — 18 яшь булса, төпчекләренә — 6 яшь. Гаилә өчен шәҗәрә төзү — туганнарны берләштерүче, буыннарны тоташтыручы күркәм гаилә традициясе.

Фәйрүзә Хәсәнҗанова сүзләренчә, аның әтисе Фәргать Әхмәтҗанов нәселенең шәҗәрәсе рәсми архив документлары нигезендә 1719 елдан башлап расланган һәм тугыз буынны колачлый.

— Шәҗәрә төзүгә нигезне безнең ике бабабыз салган. Берсе авыл тарихын, икенчесе кешеләрнең язмышын Җентекләп теркәп барган. Алар Җыйган мәгълүматларны соңрак әни белән бергә шәҗәрә итеп барладык. Бу эштә шәҗәрәче Айнур Кәримов зур ярдәм күрсәтте. Бүген дүрт шәҗәрәбез архив документлары белән тулысынча расланган, тагын дүртесе буенча эзләнүләр дәвам итә, — ди ул.

Фәйрүзә Хәсәнҗанова өчен иң зур байлык — туганнары. Фестивальгә аларның нәселеннән 70 кеше килгән. Бүген гаилә әгъзалары алты шәһәрдә яшәсә дә, туганлык Җепләре өзелми: алар даими аралаша, бер-берсенә терәк булып тора.

Фестивальдә Хәсәнҗановлар үзләренең гаилә музеен да тәкъдим итте. Күргәзмәдә архив документлары, борынгы фотосурәтләр, көнкүреш әйберләре һәм сирәк тәңкәләр коллекциясе урын алды. Алар арасындагы иң борынгы тәңкә 1704 ел белән даталана.

Финалда катнашучыларның шәҗәрәләренең тарихи тирәнлеге генә түгел, милли ризыклары, этник киемнәре һәм иҗади чыгышлары да бәяләнде. Хәсәнҗановлар жюрига милли ризыклардан торган мул табын тәкъдим итте. Өстәлдә коймак, гөбәдия, казылык, тутырма, дүртпочмак һәм гаилә рецепты буенча әзерләнгән Җәймә дә бар иде.

— Җәймәне әбиебез рецепты буенча пешерәбез. Аның үз серләре бар: камырга тоз салмыйбыз, ә каз мае кулланабыз. Бу рецепт безнең гаиләдә буыннан-буынга күчеп килә, — ди Фәйрүзәнең сеңлесе Фәнүзә.

Быелгы фестивальдә Җиңүче булып Әгерҗе районыннан Җиде буын дәвамында умартачылык белән шөгыльләнүче Гончаров-Габитовлар династиясе танылды. Икенче урынны Түбән Каманың Хәсәнҗановлар гаиләсе яулады. Өченче урынга Нурлат районыннан Артамоновлар гаиләсе лаек булды.

«Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестивале Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты инициативасы белән үткәрелә. Проект гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә һәм милли традицияләрне саклауга юнәлдерелгән.