Районның күп профильле үзәк хастаханәсе табиблары электр ярдәмендә эшли торган самокаттан егылып Җитди Җәрәхәтләнгән 30 яшьлек ир-атка катлаулы операцияне уңышлы ясаган.

Пациент хастаханәгә аскы теш казналыгының ачык ике яклы сынуы диагнозы белән китерелә. Җәрәхәтне ул самокаттан егылу нәтиҗәсендә алган.

Операцияне күптән түгел генә әлеге медицина учреждениесендә эшли башлаган казналык-йөз хирургы Владислав Слепов башкарган. Дүрт еллык тәҗрибәсе булган белгеч Conmet титан мини-пластинасы кулланып, аскы ияккә остеосинтез ясаган. Операция гомуми наркоз астында 40 минут дәвам иткән. Тышкы яктан косметик Җөй салынган.

Хирург сүзләренчә, операциянең төп катлаулылыгы чәрдәкләнгән сөякнең күпсанлы кисәкләрен төгәл итеп үз урыннарына туры китерүдә булган. Табиблар алдында сөякнең бөтенлеген генә түгел, теш казнасын, бит симметриясен һәм иякнең барлык функцияләрен дә дөрес итеп саклап калу бурычы торган.

Хәзерге вакытта пациент стационардан чыгарылган. Сөяк кисәкчекләре канәгатьләнерлек хәлдә беркетелгән, әмма аны әле озак вакытлы тернәкләнү чоры көтә. Авыз куышлыгына махсус шиннар урнаштырылган, аларны рентген тикшерүләре уңай нәтиҗә күрсәткән очракта да кимендә бер айдан соң гына алачаклар. Бу чорда пациентка каты ризыклардан баш тартып, махсус диета сакларга туры киләчәк.

Табиблар шәхси мобиль транспорт чараларын, шул исәптән электр ярдәмендә эшли торган самокатларны кулланганда, иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Ияк-казналык Җәрәхәтләре озак дәвалана, шулай ук көндәлек тормышта Җитди чикләүләрне таләп итә.