Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән волонтёрлык эшчәнлеге дәвам итә. Шәһәрнең 26 һәм 30 нчы микрорайоннарында яшәүче уңган ханымнар берләшеп, сугышчылар өчен өй токмачы әзерләү акциясе үткәрде.
Әлеге изге эштә катнашучылар һәр порциягә сыйфатлы азык-төлек кенә түгел, ә күңел Җылысын, кайгырту хисләрен һәм ил сагында торучы егетләргә булган ихлас рәхмәтләрен дә салырга тырыштылар. Өйдә әзерләнгән токмач хәрбиләр өчен туган йортның Җылысын һәм якыннарның игътибарын искә төшерә торган кадерле күчтәнәч булачак.
Токмач әзерләү өчен барлыгы 100 йомырка һәм 20 килограмм он тотылган. Берничә көн дәвам иткән эш барышында волонтёрлар зур тырышлык куеп, йөзләгән порция әзерләгәннәр.
Әлеге игелекле акциянең инициаторы һәм төп оештыручысы — Бакый Урманче урамындагы 29 нчы йортның Җаваплы вәкиле Светлана Анатольевна. Ул кирәкле азык-төлекне сатып алу һәм әзерлек эшләрен оештыру Җаваплылыгын үз өстенә алган.
Территориаль иҗтимагый үзидарә советы (СТОС) рәисе Фәйрүзә Бачинина акциядә катнашкан барлык ханымнарга битараф булмаганнары, фидакарь хезмәтләре һәм актив гражданлык позицияләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен Җиткерде. Ул шулай ук махсус хәрби операция зонасындагы барлык хәрбиләргә исән-сау булып, үз бурычларын үтәп, мөмкин кадәр тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде.
Мондый волонтёрлык башлангычлары шәһәр халкының бердәмлеген, ярдәмчеллеген һәм уртак максат өчен берләшә белүен ачык күрсәтә. Изге күңелле кешеләрнең игелекле гамәлләре хәрбиләр өчен рухи терәк булып тора, ә Җәмгыятьтә мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәмләшү кебек кыйммәтләрне тагын да ныгыта.

Рустам Сафин
MAX
