«Ильинка» мәдәни-спорт комплексы мәйданчыгында мотоджимхана буенча берьюлы ике дәрәҗәле ярыш үткәрелде. Биредә Түбән Кама районы чемпионатының икенче этабы һәм Идел буе федераль округы чемпионатының өченче этабы узды.
Ярышларда төрле төбәкләрдән килгән 95 спортчы осталыкларын сынады. Алар иң яхшылар исеменә лаек булу өчен Җитезлек, төгәллек һәм югары йөртү осталыгы күрсәтте.
Түбән Кама командасы да уңышлы чыгыш ясап, гомумкоманда исәбендә мактаулы өченче урынны яулады. Шәхси зачетта да түбәнкамалылар призлы урыннарга лаек булды. Ксения Милентьева «Һәвәскәрләр» категориясендә призерлар сафына керде. Минзаһир Галимҗанов «Круизерлар» классында уңышлы чыгыш ясады. Ә Амалия Әмирова ярышларның иң яшь катнашучысы буларак махсус бүләккә ия булды.
Спортчыларның әлеге нәтиҗәләре Түбән Камада техник спорт төрләренең үсеш алуын һәм яшьләрнең мотоспорт белән кызыксынуы артуын тагын бер кат раслады.

Рустам Сафин
MAX
