Балчыклы авылында керәшен халкының иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе – «Питрау Җыены» киң колач белән узды. Изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган әлеге бәйрәмгә быел өч йөздән артык кеше Җыелды.

Питрау — борынгыдан чәчү эшләренең тәмамлануын, Җәйнең иң мул чорын символлаштыра. Бу көнне туганнар һәм дуслар бергә Җыела, ел дәвамында башкарылган хезмәткә нәтиҗә ясала, милли йолалар яңартыла. Бу көнне, Балчыклы халкы белән беррәттән, Казан һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән кунаклар да милли йолаларга бай чараның шаһиты булды.

М. Камелина алдынгыларга бүләкләр тапшыра
М. Камелина алдынгыларга бүләкләр тапшыра // Фото НМР сайтыннан

Элек-электән Питрау иртәсендә кешеләр болын-кырлардан хуш исле чәчәкләр Җыеп кайтып, өйләрен һәм капка-коймаларын бизәгәннәр, кунакка йөрешкәннәр. Шулай ук бу көн Питрау уразасының тәмамлануын да белдергән. Халык арасында Питраудан соң урман Җиләге, дару үләннәре һәм себерке әзерләү чоры ахырына якынлаша дигән ышану да сакланган. Балчыклы авылында яшәүче 86 яшьлек Пелагея Никитина да бүгенгә кадәр шул гореф-гадәтләрне дәвам итә. Ул әле дә дару үләннәре Җыя һәм ел саен Питрау бәйрәмендә катнашырга тырыша.

Бәйрәм мәйданы иртәннән үк Җанланып китте. Кунакларны театральләштерелгән тамаша каршы алды, аннан соң төрле милли уеннар башланды. Катнашучылар көянтәгә тулы чиләкләр асып йөгерүдә, киез итек киеп ярышуда Җитезлекләрен күрсәтте. Теләүчеләр милли көрәштә көч сынашты, ә абсолют батырга төп бүләк — тере тәкә тапшырылды. Милли бизәлештәге фотозонада бәйрәм истәлегенә фотога төшүчеләр дә күп булды.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә районның алдынгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр, аларга рәхмәт сүзләре Җиткерелде. Бу көн хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү, тырышлыкны бәяләү бәйрәме дә булып яңгырады.

Тамашачылар өчен әзерләнгән концерт программасы бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Сәхнәдә Җирле Җырчылар белән беррәттән республиканың танылган артистлары Вадим Захаров, Вил Усманов, ИлСаф, Лариса Басыйрова чыгыш ясады. «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле борынгы йола Җырларын яңгыратты, ә «Тулпар» бию коллективының милли биюләре көчле алкышларга күмелде.

Бәйрәм кунакларын Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина да сәламләде. Ул мондый милли бәйрәмнәрнең төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытудагы әһәмиятен ассызыклады.

— Безнең өчен мондый милли бәйрәмнәрне үткәрү бик мөһим. Изге Петр һәм Павел көне күп буыннар тарафыннан хөрмәтләнеп килә. Керәшен халкы хезмәт сөючәнлеге, үз гореф-гадәтләренә һәм тамырларына тугрылыгы белән аерылып тора. Быел Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгы билгеләп үтелә. Шәһәребезне төрле милләт вәкилләре төзеде, бүген дә монда Җитмештән артык милләт вәкиле тату яши. Шуңа күрә һәркем туган телен сакласын, бер-беребезнең мәдәниятен һәм традицияләрен хөрмәт итсен иде, — диде ул.

«Питрау Җыены» быел да үзенең төп вазифасын үтәде — кешеләрне бер мәйданга Җыйды, милли мирасны барларга мөмкинлек бирде һәм буыннар бәйләнешен тагын да ныгытты. Балчыклы авылында яңгыраган Җырлар, дәртле биюләр, милли уеннар һәм Җылы очрашулар һәркем күңелендә матур хатирәләр калдырды. Мондый бәйрәмнәр халкыбызның рухи байлыгын саклап кына калмый, ә аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен дә ныклы нигез булып тора.