Түбән Кама кадетлары «Зарница 2.0» уенының Идел буе округы этабында иң көчле биш команда арасына керде.
Оренбург өлкәсендә Бөтенроссия хәрби-патриотик «Зарница 2.0» уенының Идел буе федераль округы этабы тәмамланды. Зур күләмле ярышларда 14 төбәктән килгән 280 егет һәм кыз үзләренең белемнәрен, физик әзерлекләрен һәм командада эшләү осталыкларын сынады.
Татарстан данын әлеге бәйгедә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округы Татарстан кадет корпусының «Волки-НК» командасы яклады. Кадетлар бик Җитди көндәшлек шартларында лаеклы чыгыш ясап, дүртенче урынны яулады һәм округның иң көчле биш командасы арасына керде.
Ярыш дәвамында катнашучылар төрле хәрби-гамәли һәм спорт сынауларын үтте, тактик әзерлек, беренче медицина ярдәме күрсәтү, командада эшләү, Җитезлек һәм чыдамлык буенча осталыкларын күрсәтте. Түбән Кама кадетлары һәр этапта югары әзерлек дәрәҗәсен, нык ихтыяр көчен һәм чын көрәш рухын раслады.
Мондый уңыш — кадетларның үзләренең тырыш хезмәте генә түгел, ә аларны әзерләгән укытучылар һәм остазларның нәтиҗәле эшчәнлеге дә. Команданың күркәм нәтиҗәсе яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, Җаваплылык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү юнәлешендә алып барылган эшнең нәтиҗәлелеген тагын бер кат дәлилли.
«Зарница 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уены «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге проект үсеп килүче буында гражданлык Җаваплылыгын, сәламәт яшәү рәвешен һәм Ватанны сакларга әзер булу сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән.
Рустам Сафин
MAX
