Түбән Камадагы «Добромамы» хәйрия фонды волонтерлары махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен озатты. Изге гамәлдә катнашучылар бу юлы да фронт сызыгында булган якташларга көндәлек тормышта аеруча кирәкле әйберләр туплаган.
Ярдәм тартмаларына азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, дарулар, урын-Җир кирәк-яраклары, юрганнар, савыт-саба, шулай ук төзелеш һәм ремонт эшләрендә кулланыла торган кораллар салынган. Барлык гуманитар йөк волонтерларның үз көчләре белән Җыелган. Озатылганчы әйберләр тутырылган тартмалар хәрәкәттә катнашучыларның берсенең өендә сакланган. Аннары йөк Мәскәүгә — фондның үзәк складына Җибәрелгән. Биредән гуманитар ярдәм хәрби частьләр арасында адреслы рәвештә бүленә һәм алгы сызыктагы сугышчыларга илтеп тапшырыла.
«Добромамы» фондының төбәк вәкиле Елена Мартынова сүзләренә караганда, волонтерлар махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк хәрбиләргә даими ярдәм күрсәтә. Алар адреслы эш алып бара һәм бүгенге көндә дүрт хәрби бүлекчәне өзлексез кайгыртып тора. Алар арасында 13 нче танк полкы һәм пилотсыз очу системалары бүлекчәләре дә бар.
Волонтерлар билгеләп үткәнчә, гуманитар ярдәм Җыю эше тукталып тормый. Районда яшәүчеләрнең битараф булмавы, уртак тырышлыгы һәм ярдәм кулы сузарга әзер булуы нәтиҗәсендә махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр кирәкле әйберләр белән даими тәэмин ителә. Мондый игелекле башлангычлар Җәмгыятьтә бердәмлекне ныгыта, Ватан сагында торучыларга көч һәм рухи терәк бирә.
Рустам Сафин
MAX
