Түбән Каманың 21 нче микрорайонында яшәүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен күңелле һәм мавыктыргыч спорт бәйрәме – «Күңелле стартлар» эстафетасы үткәрелде. Чара 3 нче спорт мәктәбе мәйданчыгында узды һәм республика күләмендә гамәлгә ашырылучы «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырылды.
Ярышларда микрорайондагы балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар катнашты. Нәни спортчылар төрле эстафеталарда көч сынашып, Җитезлекләрен, өлгерлекләрен, төгәллекләрен һәм тизлекләрен күрсәтте. Һәр бирем балаларның физик мөмкинлекләрен генә түгел, ә бердәм команда булып эшли белүләрен дә ачыкларга ярдәм итте.
Спорт мәйданчыгында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Кызыклы уеннар, дәртле ярышлар, шат авазлар һәм көчле алкышлар чарага аерым ямь өстәде. Балалар бер-берсен дәртләндереп торды, ә тәрбиячеләр һәм әти-әниләр нәни спортчыларга көч биреп Җан атты.
Ярышлар тәмамланганнан соң шәһәр Советының Менделеев сайлау округы депутаты Олег Шумков катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән котлады. Ул һәр балага истәлекле бүләк — Lego конструкторы Җыелмасы тапшырды. Мондый бүләкләр сабыйлар өчен күңелле сюрприз булды һәм бәйрәмнең иң истә калырлык мизгелләренең берсенә әверелде.
21 нче микрорайон территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Әлфия Хөснетдинова бәйрәмне оештыруда актив катнашкан 35, 66 һәм 70 нче балалар бакчалары коллективларына, шулай ук 3 нче спорт мәктәбе тренерларына ихлас рәхмәт сүзләрен Җиткерде. Аның сүзләренчә, мондый чаралар балаларны сәламәт яшәү рәвешенә Җәлеп итүдә, спортка мәхәббәт тәрбияләүдә һәм күршеләр арасындагы дуслыкны ныгытуда мөһим роль уйный.
«Күңелле стартлар» нәниләр өчен күңелле ял гына түгел, ә сәламәтлекне ныгыту, ярыш рухын тою һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерү өчен дә менә дигән мөмкинлек булды. Мондый спорт бәйрәмнәре балалар күңелендә озак сакланып, аларны актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга рухландыра.
Рустам Сафин
MAX
