Чистай шәһәрендә шәхси-команда шахмат турниры узды. Зур кызыксыну уяткан бәйгедә 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге 130дан артык яшь шахматчы көч сынашты.
Турнирда Казан, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән, Әлмәт, Баулы, Кукмара, Аксубай шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Ямал-Ненец автономияле округыннан, Мари Эл Республикасыннан һәм Петрозаводск шәһәреннән килгән спортчылар катнашты.
Түбән Каманың «Батыр» спорт мәктәбе данын ярышта 13 яшь шахматчы яклады. Аларның чыгышы уңышлы булып, команда берничә призлы урын яулады. Шәхси беренчелектә Алиса Кирющева белән Айдар Шакиров үзләренең яшь категорияләрендә Җиңүче булып танылды. Камил Садыйков көмеш медальгә лаек булды, ә Аркадий Михайлов һәм Самат Бикбов өченче урынны яулап, бронза призерлары исемен алды.
Команда зачетында исә «Батыр» спорт мәктәбе 11 команда арасында икенче урынны яулап, призлы пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Бу нәтиҗә яшь шахматчыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм команда булып нәтиҗәле чыгыш ясый белүләрен күрсәтте.
Әйтергә кирәк, призлы урыннар яулаган барлык спортчылар да тәҗрибәле тренер Камил Шәйхетдинов кул астында шөгыльләнә. Аларның уңышлары — тырыш хезмәт, даими күнегүләр һәм остазларының һөнәри осталыгы нәтиҗәсе. Мондый Җиңүләр яшь шахматчылар өчен яңа үрләр яуларга көч һәм дәрт өсти, ә Түбән Кама спортының дәрәҗәсен тагын да күтәрә.
Рустам Сафин
MAX
