Шәһәрнең кайбер күпфатирлы йортларында гомуми йорт исәп приборлары эшләмәгәнлектән, идарәче компанияләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүне чынбарлыктагы куллану күләме буенча түгел, ә билгеләнгән норматив нигезендә исәпләгән. Нәтиҗәдә, ул йортларда яшәүчеләр өчен кайнар су һәм Җылылык өчен түләү бәяләре арткан.
Йортларда яшәүчеләр әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында инспекция идарәче компанияләр тарафыннан кагыйдә бозу очракларын ачыклаган һәм аларның Җитәкчеләренә административ штрафлар салган.
Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2026 елның маена кадәр Җиде йортта — Корабельная урамы, 14 нче йорт; Студентлар урамы, 51 һәм 8Б йортлар; Тукай урамы, 39 нчы йорт; Химиклар урамы, 14А, 20 һәм 30 нчы йортларда — исәп приборлары һаман да файдалануга кертелмәгән булган.
«Жильё» идарәче компаниясе директоры Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының «Энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру өлкәсендәге закон таләпләрен бозу» маддәсе нигезендә 10 мең сум күләмендә штрафка тартылган.
Шулай ук «УЭЖ» идарәче компаниясе карамагындагы 15 йортта Дәүләт торак инспекциясе төзек булмаган исәп приборларын ачыклаган. Әлеге компания Җитәкчесенә 5 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән.
Рустам Сафин
MAX
