Районның Кызыл Чишмә бистәсендә мәчетне яңарту эшләре дәвам итә. 2019 елдан бирле техник торышы канәгатьләнерлек булмау сәбәпле, гыйбадәтханә тулы куәтендә файдаланылмаган. Соңгы берничә елда бинаны төзекләндерү юнәлешендә азрак алга китеш булды, бүген исә эшләр киң колач белән бара.
Күләмле яңарту эшләренә яңа имам билгеләнүе этәргеч биргән. Ул мәчетнең авыл халкы өчен никадәр мөһим урын булуын, мәхәллә кешеләренең бирегә теләп йөрүен күреп, бинаны яңарту эшенә ярдәм итүчеләр дә арткан. Проектка Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, район Җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр кушылган.
Күптән түгел мәчеттә муниципаль район башлыгы Радмир Беляев булды. Ул архитектор һәм проектның инициатив төркеме белән берлектә бинаның киләчәге турында фикер алышты. Очрашуда фасадны яңарту, манараны төзекләндерү һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләре каралды. Бу юнәлештә эшләр башланган инде.
Мәхәллә кешеләре өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, мәчетне газ белән тәэмин итү дә планлаштырыла. Барлык эшләрне беренче кар төшкәнче тәмамлау бурычы куелган.
Территорияне төзекләндерү концепциясе буенча, хәзерге тимер коймалар да алыштырылачак. Яңартылган мәчет киләчәктә Кызыл Чишмә бистәсе буенча яңа туристик маршрутның бер өлешенә әверелер дип көтелә.
Райондагы тагын бер мөһим дини объектта — «Ак Каен» мәчетендә дә эшләр актив бара. Бүгенге көндә бинада тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган, эчке бизәү эшләре төгәлләнеп килә. Якын арада эшчеләр брусчатка Җәю эшенә керешәчәк.
Төзелеш барышы белән танышкан Радмир Беляев булачак мәчетнең архитектура чишелешенә аерым игътибар бирде. Ул бинаның үзенчәлекле проекты районның рухи һәм архитектура йөзен тагын да баетачагын билгеләп үтте.
Рустам Сафин
MAX
