43 ел эчендә беренче тапкыр капиталь төзекләндерү кичергән автовокзал яңартылган йөз белән пассажирларны каршы алырга әзерләнә.

Түбән Кама автовокзалында 43 елга якын вакыт эчендә беренче тапкыр күләмле капиталь төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. Объекттагы эш барышы белән муниципаль район башлыгы Радмир Беляев та танышты. Ул төзелеш һәм яңарту эшләренең сыйфатын бәяләп кенә калмыйча, вокзалда автобус көтеп утыручы пассажирлар белән дә аралашты, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлады.

Әлеге зур проект бинаның тышкы кыяфәтен яңартуга гына кайтып калмый. Реконструкция барышында вокзалның эшчәнлеге өчен мөһим булган барлык төп инженер системалары яңартыла. Белгечләр түбәне тулысынча алыштырган, яңа тәрәзәләр урнаштырган, шулай ук шактый нык тузган инженер коммуникацияләрен яңарткан. Бу үзгәрешләрне шәһәр халкы бигрәк тә кыш айларында ачык тоячак. Моңа кадәр бик нык салкыннар вакытында вокзалның көтү залларында температура нульгә кадәр төшкән булса, хәзер пассажирларны Җылы һәм уңайлы шартлар көтә.

Яңартылган автовокзалның мөмкинлекләре болар белән генә чикләнми. Бина эчендә пассажирларга уңайлы булсын өчен кафе, мини-кунакханә һәм рейслар арасында ял итүче йөртүчеләр өчен аерым ял зонасы булдырылачак.

Сентябрьдән башлап автовокзалның функциональ мөмкинлекләре тагын да киңәячәк. Биредә диспетчерлык үзәге эшли башлаячак, ә транспорт хәрәкәтен күзәтү системасы «Яндекс Транспорт» белән берлектә кертеләчәк. Вахта автобуслары өчен стоянкалар да шәһәрнең үзәк урамнарыннан вокзал янындагы махсус Җиһазландырылган мәйданга күчереләчәк. Бу үзгәрешләр юл хәрәкәтен тәртипкә салырга һәм шәһәр үзәгендәге транспорт йөкләнешен киметергә ярдәм итәр дип көтелә.

Бүген инде автовокзал 11 шәһәр һәм 11 шәһәр яны маршруты буенча билетлар тәкъдим итә. Автобуслар Яр Чаллы, Ижау, Уфа, Казан, Әлмәт, Чирмешән һәм башка шәһәр-районнар белән элемтә булдыра. Алга таба автобус йөрешен киңәйтү планлаштырыла.

Автовокзалдагы эшләр белән танышу барышында муниципаль район башлыгы пассажирлар белән дә аралашты. Шәһәр халкы, бер яктан, объектның яңартылуын хупласа, икенче яктан, ремонт тәмамланганнан соң билет бәяләре арту мөмкинлеге турында борчылуын белдерде. Радмир Беляев башкарылган эшләргә югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, автовокзал — шәһәрдә иң беренче барлыкка килгән объектларның берсе. Шуңа күрә аны яңартканда заман таләпләрен исәпкә алу белән бергә, бинаның тарихи йөзе дә саклана.