9 августта, билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көне түбәнкамалыларга аеруча кадерле. Түбән Кама мэры, муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, шәһәребез нибары 60 ел элек кенә буш урында диярлек төзелә башлаган. Аның нигезен салган беренче төзүчеләрнең фидакарь хезмәте белән горурланмыйча мөмкин түгел.

— Шәһәребезнең беренче төзүчеләре башкарган хезмәт бүген дә безнең өчен кыюлык, нык ихтыяр һәм һөнәри осталык үрнәге булып кала. Бүген бу эшне инде төзүчеләрнең яңа буыны дәвам итә. Аның нәтиҗәләрен без көн саен күрәбез, — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Соңгы биш елда Түбән Камада социаль һәм шәһәр инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелде. Шушы вакыт эчендә күп кенә мөһим объектлар төзелде һәм яңартылды. Алар арасында 320 урынга исәпләнгән «Эврика» балалар бакчасы, «Адымнар» мәктәбе һәм 2136 укучыга исәпләнгән 38 нче лицей, шулай ук 13 меңнән артык балага хезмәт күрсәтүче 3 нче балалар поликлиникасы бар.

Спорт инфраструктурасы да зур үзгәрешләр кичерде. «Дружба» спорт комплексы тулысынча яңартылып, бүген ул заманча «СИБУР Арена НК» спорт объекты буларак эшли. «Алмаш» балалар спорт лагереның яңа корпуслары төзелде, шәһәрдә боз сарае — «ТАНЕКО Арена» барлыкка килде. «Татнефть» скверы төзекләндерелде.

Шәһәрдә социаль ипотека программасы кысаларында торак төзелеше дәвам итә. Авыл Җирлекләрендә инфраструктура яңартыла. Ә инде якын киләчәктә түбәнкамалылар өчен яңа яшьләр мәйданчыклары — «СИБУР-Фиджитал» һәм «Беренчеләр йорты» үз ишекләрен ачачак.

— Хөрмәтле төзелеш тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Барлык эшләрегездә дә ныклы нигез, хезмәтегездә уңышлар телим. Тормышыгызда һәрчак ышанычлы таянычлар булсын, планнарыгыз төгәл сызымдагыча тормышка ашсын, ә барлык изге ниятләрегез ныклы нигездә үзегез төзегән йортлар шикелле кат-кат булып күтәрелеп барсын! — дип котлады шәһәр башлыгы.