Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Кама районының мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы белгечләр белән очрашты.

Хәзерге вакытта районның мәдәният учреждениеләрендә меңнән артык белгеч эшли. Очрашуда тармакның бүгенге торышы, аның үсеш перспективалары һәм хезмәткәрләрне борчыган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләштеләр.

Айдар Метшин соңгы биш елда Түбән Каманың мәдәни тормышында зур үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. Шәһәрдә мәдәният объектларын яңарту һәм аларның матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә Яшь тамашачы театрына капиталь ремонт ясау һәм Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятен яңарту мөһим адымнар булды. Алда шәһәр өчен тагын бер зур проект көтелә — Стахеевлар утарына күләмле реконструкция ясау. Тарихи мирас объектының яңартылуы Түбән Каманың мәдәни тормышын тагын да Җанландырырга, шәһәрнең туристлык мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк.

Очрашу барышында парламент вәкиле мәдәният өлкәсенә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән гамәлдәге федераль программалар һәм яңа закон проектлары турында да сөйләде. Күп кеше катнашында уздырыла торган чараларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Мәдәни чараларның сыйфаты һәм эчтәлеге белән беррәттән, аларда катнашучыларның куркынычсызлыгы да мөһим шарт булып тора.

Очрашу ачык диалог форматында узды. Мәдәният хезмәткәрләре үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып, депутатка сорауларын Җиткерде. Шуларның берсе — тармакка яшь белгечләрне Җәлеп итү. Мәдәният учреждениеләренә яшь кадрлар кирәк, әмма аларны эшкә тарту һәм озак вакытка районда калдыру өчен өстәмә шартлар булдыру мөһим. Матди-техник базаны яңарту, мәдәният учреждениеләренең инфраструктурасын яхшырту, иҗат коллективлары өчен урыннар Җитмәү дә көн кадагындагы мәсьәләләр арасында. Түбән Камада күпфункцияле үзәк һәм концерт залы төзү перспективалары турында да фикер алыштылар. Мондый объектлар шәһәрнең мәдәни тормышын яңа баскычка күтәрергә һәм төрле иҗат юнәлешләрен үстерү өчен киң мөмкинлекләр ачарга сәләтле.

Очрашуда яңгыраган барлык тәкъдимнәр һәм проблемалар бер исемлеккә тупланачак. Аларны Җентекләп өйрәнү һәм анализлау нәтиҗәсендә мәдәният өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән комплекслы ярдәм программасын әзерләү планлаштырыла.

Бүген мәдәният — шәһәрнең рухи тормышын формалаштыручы мөһим юнәлешләрнең берсе. Шуңа күрә белгечләр өчен уңайлы шартлар тудыру, заманча инфраструктура булдыру һәм иҗат өчен мөмкинлекләрне киңәйтү Түбән Каманың алдагы үсешендә дә мөһим урын алып торачак.