Түбән Кама Бразилиянең Санта-Барбара-ду-Тугуриу муниципалитеты белән рәсми рәвештә тугандаш шәһәрләр мөнәсәбәтләре урнаштырды. Тиешле килешүгә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев һәм Бразилия шәһәре Җитәкчесе Жозе Антониу Алвес Донато кул куйды.

Килешү ике елга төзелгән, алга таба аның гамәлдә булу вакытын озайту мөмкинлеге дә каралган. Документ ике муниципалитет арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, мәгариф программалары һәм студентлар алмашу, мәдәни инициативалар, күргәзмәләр һәм уртак фестивальләр үткәрү планлаштырыла. «Безнең муниципалитетлар тарихында яңа сәхифә ачабыз. Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез зур. Бу килешү Россия белән Бразилия арасында үзенә күрә бер күпер салырга ярдәм итәчәк», — дип белдерде Санта-Барбара-ду-Тугуриу мэры Жозе Антониу Алвес Донато.

Сәфәре барышында Бразилия кунагы шәһәрнең берничә сәнәгать һәм социаль объектында булды. Ул шәһәрнең үсеше, Җитештерү куәте һәм социаль өлкәдәге эшчәнлек белән танышты.

Кунак өчен аеруча истә калырлык урыннарның берсе балалар бакчасы булды. 87 нче балалар бакчасында сабыйлар һәм тәрбиячеләр кунакны Бразилиянең милли аш-су традицияләренә нигезләнеп әзерләнгән тәм-томнар белән каршы алды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 200дән артык бала тәрбияләнә. Биредә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен махсус төркемнәр дә эшли. Балалар белән логопедлар, массажистлар шөгыльләнә, дәвалау физкультурасы дәресләре үткәрелә. Жозе Антониу Алвес Донато балаларга кушылып, алар белән бергә күнегүләр дә ясады.

Халыклар дуслыгы йорты алдында мәртәбәле кунак белән очрашу
Халыклар дуслыгы йорты алдында мәртәбәле кунак белән очрашу // Фото ntr-24.ru сайтыннан

Бразилия кунагы өчен «Халыклар дуслыгы йорты»нда да бай программа әзерләнгән иде. Төрле милли-мәдәни оешмалар вәкилләре үз халкының гореф-гадәтләре белән таныштырды, милли ризыклардан авыз иттерде, фольклор чыгышлары күрсәтте.

Кунак Түбән Камада күргәннәренә соклануын яшермәде. «Кешеләр, мәдәният — сез миңа боларның барысын да бирдегез. Хәзер мин бу кадерле истәлекләрне Бразилиягә алып кайта алам. Татарстанда төрле милләт вәкилләре үзара дус һәм тату яши, бер-берсе белән хезмәттәшлек итә. Түбән Кама, сезгә зур рәхмәт! Миңа сездә гаҗәеп ошады. Бу шәһәр минем өчен чын ачыш булды. Без мәңге дус булып калачакбыз!» — дип белдерде Жозе Антониу Алвес Донато.

Яңа тугандашлык килешүе Түбән Кама белән Санта-Барбара-ду-Тугуриу арасында мәдәни һәм мәгариф элемтәләрен ныгыту, халыклар арасындагы дуслыкны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.