Аны коллективка Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников «эшлекле дүшәмбе»дә тәкъдим итте.
Марат Наилевич үзен грамоталы белгеч буларак танытты. Казан медицина университетын тәмамлаганнан соң, ул башкаланың 7нче шәһәр поликлиникасында балалар хирургы булып эшли башлый.
Соңрак алты ел дәвамында балалар Республика клиник хастаханәсендә хезмәт куя, ә аннары карьерасын Яр Чаллыда дәвам итә. Соңгы елда «Алабуга»МИЗ медицина хезмәте структурасында эшләде. Район башлыгы урынбасары хастаханәнең элекке җитәкчесе Алексей Толстиковка намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм яңа эш урынында уңышлар теләде.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
