Кунаклар өчен берничә тематик мәйданчык әзерләнә.
«Кояшчык мәйданы»нда нәни артистлар өчен сәхнә куелачак, монда шулай ук милли һәм спорт уеннары узачак.
«ТАИФ-НК» һәм «Татнефть» мәйданчыкларында өлкәннәр һәм балалар өчен интерактив зоналар, мастер-класслар, иҗат коллективлары, шул исәптән «Грэмми» кавер-төркеме, «Тулпар» ансамбле һәм «ТАНЕКО»үзешчән сәнгать артистлары чыгышлары оештырыла. «Татшина» шин комплексы KAMA TYRES профессиональ узыш командасының шин производствосы һәм машиналары күргәзмәсен тәкъдим итәчәк.

Әдәби мәйданда китап күргәзмәләре, мастер-класслар һәм хәрәкәтчән уеннар планлаштырылган. Авыл җирлекләренең «Минем авылым» зонасында концерт программасы эшләячәк. Яшьләр мәйданчыгында күргәзмәләр һәм уеннар булачак.

Программада шулай ук рәссам Илдус Мортазин картиналары күргәзмәсе, «Асыах» якут ишегалды, «СВО волонтерлары» мәйданчыгы, осталар ярминкәсе һәм сәүдә рәтләре бар. Ипподромда 9:00 -12:00 сәгатьләрдә ат чабышлары һәм «Аударыш» ярышлары узачак. 13:30 сәгатьтә шунда ук мотокросс башлана.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
