Сувенирлар һәм үзенчәлекле эшләнмәләрне сату Халык иҗаты йортында кичке биштә башлана. 18:00 сәгатьтә — Якутия һәм Түбән Кама артистларының уртак концерты.
Кичке программа «Ильинка» мәйданында дәвам итәчәк. 21:30 сәгатьтә мавыктыргыч тамаша — якут рудасыннан традицион тимер эретү булачак. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бу борынгы процесс кунакларга төньяк халыклары тарихында һәм көнкүрешендә төп роль уйнаган металлның ничек барлыкка килүен күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX