Фермерлар 98 млн сум акча эшләгән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Мәүләвиев хәбәр итте. 30 мартка 13 язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган. Түбән Камада алар ике мәйданчыкта эшлиләр — Южная урамындагы «Магнит» һәм «Комета» базарында. Тагын берсе Кама Аланында урнашкан.

Сәүдә рәтләрендә таныш йөзләр шактый. Җирле фермерларның кайберләре ярминкәнең беренче көненнән үк шәһәр халкына үз продукциясен сата. Үтеп барышлый яннарыннан исәнләшеп, хәл-әхвәл белештек. «Сату барамы соң?» — дигән сорауга көр тавыш белән: «Бара!» — дип җавап кайтардылар.

«Хөрмәтле, түбәнкамалылар! Без инде өчен атна үзебезнең коллегалар — Ютазы, Баулы районнары белән авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрәбез. Әле бу 1 майга кадәр булачак. Һәр шимбә. Килегез! Барыгызны да чакырып калабыз», — ди Альфред Нигъмәтҗанов.

Түбән Кама җитештерүчеләре белән бергә ярминкәдә үз продукцияләрен Ютазы районыннан килгән фермерлар да тәкъдим итте. Сәүдә рәтләре өстәлләре муллыктан сыгылып тора: ит, казылык, бал һәм сөт продукциясе — ни кирәк — шул бар.

Ярминкәләр ял көннәрендә 3 мәйданчыкта оештырыла: Южная урамындагы «Магнит» гипермаркеты белән «Комета» базары һәм Кама Аланы бистәсендәге Боз сарае тирәсе. Эш вакыты: иртәнге 8дән көндезге икегә кадәр.