Авыл хезмәтчәннәре киләсе атна көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешәчәкләр.
Җаваплы эшкә тракторлар, орлыклар җитәрлекме? Механизаторлар хезмәт хакыннан канәгатьме? Бүген Казаннан килгән белгечләр язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерде.
Заманча трактордан алып туфрак эшкәртү машинасына кадәр. Чәчү техникасы — старт сызыгында. Бүген махсус комиссия язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты — агрегатлар торышы, механизаторлар саны, ашламалар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре белән кызыксынды.
«Союз-Агро» җәмгыятенең сөрүлек җирләре 6 мең 300 гектар мәйданны тәшкил итә. Быел техниканы ремонтлауга 26 млн. сумга якын акча тотылган. Чәчүгә 15 трактор, 5 КамАЗ һәм 1 техник ярдәм машинасы җәлеп ителәчәк. Белгечләр, елдагыча, ике сменада эшлиячәк.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-телек министрлыгы вәкилләре чәчү техникасы әзерлеген югары бәяләде һәм кыр хезмәтчәннәренә уңышлар теләде. Аграрийлар чәчү эшләренә апрель ахырында керәшәчәк, дип көтелә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX