Аны зур посттан соң каршылыйлар. Кырык көн дәвамында итле, сөтле ризыклардан тыелып тору — төп шарт иде. Бәйрәм көнне куличлар пешерәләр, йомыркалар буйыйлар.Шәһәр һәм район чиркәүләрендә гыйбадәт кылу чаралары узды. Анда йөзләгән кеше җыелды.
Олы көнгә багышланган бәйрәм чаралары Халык иҗаты йортында да узды. Кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнде: кул эшләре остаханәсе, кызыклы уеннар, мастер-класслар. Һәркемгә — буялган йомырка бирделәр.
Сәхнәдә — җирле артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Зал тулы иде. Түбән Кама осталарының эшләренә шәһәр мэры Радмир Беляев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да сокланды. Алар барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
