Кече Җирекле авылына шәһәрдәшләр автобуста бушлай барып җитә алачак. Ул Халыклар дуслыгы йорты янындагы мәйданчыктан (Химиклар проспекты, 74б) 10:00 сәгатьтә кузгала, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.

Оештыручылар кунаклар өчен мастер-класслар, Пасха уеннары, сыйлар һәм керәшен ансамбльләре катнашында концерт әзерләгәннәр. Бәйрәм көндезге 11:00 сәгатьтә башлана. Уздыру урыны — мәдәният йорты тирәсе.