Радоница — Пасхадан соң 9нчы көнне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, шәһәрдәшләр якыннары һәм дусларының каберләрен җыештыралар, чәчәкләр утырталар, кыштан калган үләннәрне тырмалыйлар. Әлеге уңайдан шәһәр зиратына транспорт хәрәкәте оештырыла.

Шәһәр зиратында кеше күп. Түбәнкамалылар кабер өстендәге чүпләрне җыештыралар, чәчәкләр утырталар, күчтәнәч тә калдыралар. Болар — буялган йомыркалар, куличлар. Йоласы шундый. Радоница — мәрхүмнәрне искә алу көне.

«Радоница — ул Пасхадан соң беренче тапкыр мәрхүмнәрне искә алу көне. Шуңа күрә без бу көнне зиратка каберлекләрне тәртипкә китерергә генә түгел, ә, беренче чиратта, дога кылырга һәм Пасха шатлыгын туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән уртаклашырга киләбез», — ди иерей Дмитрий Костиков.

Һәркемнең дә шәһәр зиратына шәхси транспортта бару мөмкинлеге юк. Шуңа күрә Түбән Камада Радоницага ел саен махсус автобус рейслары җибәрәләр.