Чарада республика җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән килгән делегатлар, төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Диния нәзарәтләре вәкилләре, шулай ук мөселман җәмгыятьләре катнашуы көтелә.

Бәйрәм 09:00 сәгатьтә Истәлек билгесе янында концерт белән башланып китәчәк. 10:45 — пролог күрсәтеләчәк, ә 11:00дә «Изге Болгар җыены»ның рәсми ачылышы узачак.

12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда күмәк өйлә намазы укылачак. 12:30 — төп сәхнәдә татар артистлары катнашында концерт программасы.

08:00дән 20:00гә кадәр — Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә төрле күргәзмәләр эшләячәк.

Болгар цивилизациясе музеенда кунаклар «Нәфислек коллекциясе» (фаянс һәм фарфор савыт-саба), «Рәсем сәнгате симфониясе», Бөек Ватан сугышы чорына караган күкрәк билгеләре тупланган «Җиңү бүләкләре» экспозицияләрен, шулай ук «Каллиграфия сәнгате» күргәзмәсен карый алачак.

09:00 сәгатьтән 12:00гә кадәр музейның беренче катында «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк: анда кунакларга урта гасыр карасы әзерләү серләре күрсәтеләчәк һәм гарәп каллиграфиясенең нигезләре аңлатылачак.

09:00 сәгатьтән 14:00 кадәр милли көрәш ярышларын күзәтергә мөмкин булачак.

10:15 — «Кече манара һәм Хан төрбәсе» комплексы территориясендә «Тәүбә» намазы укылачак.

Көн дәвамында музей объектлары ачык булачак. Моннан тыш, Татарстанның халык һөнәрләре эшләнмәләре күргәзмәсе һәм аларны сату да оештырылачак.