Төп тантаналар, күркәм гадәт буенча, Үзәк мәчеттә узды. Башта дин кардәшләр Коръән сүрәләрен тыңладылар, аннары Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Сәлих хәзрәт Ибраһимов бәйрәм вәгазе белән чыгыш ясады. Ул Рамазан аена салынган тирән мәгънәне аңлатты, рухи байлык, ихласлык, мәрхәмәтлелек кебек кыйммәтләр турында сөйләде.
Бәйрәм намазыннан соң, күпләр үз туганнары, дуслары белән табыннар артына җыелды. Бу көнне өйдә таба исе чыгару гадәте бар.
Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовның Ураза гаете уңаеннан котлавы.
Альбина Вәлиева
MAX