Түбән Кама районының Майская Горка авылында күптән көтелгән вакыйга булды — киләчәктә төзеләчәк мәчетнең беренче нигез ташы салынды. Тантанада Түбән Кама районы имам мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та катнашты.

Күркәм гадәт буенча авыл халкы әлеге вакыйга шатлыгын уртаклашу һәм дога кылу өчен җыелды. Салих хәзрәт Ибраһимов белән бергә җыелган халык та кулларын күтәреп дога кылды.

Майская Горка авылы имамы Нәфис хәзрәт Каюмов белдерүенчә, документларны әзерләгәндә төзелешне оештыру белән шөгыльләнәчәк инициатив төркем формалашкан. Мәчетне иганә акчасына төзергә ниятлиләр.