Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучыларны сәламләп, быел узган икътисади форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм уңышлы үтүен ассызыклады.
«Болгар — безнең динебезнең, милләтебезнең һәм ата-бабаларыбыз тарихының башлангыч ноктасы. Без бу тарихи мирасны һәрчак истә тотарга тиеш. Соңгы көннәрдә Казанда зур халыкара чаралар узды, алар уңышлы үтте. Без күпсанлы чит ил кунакларын кабул иттек, кайберләре бүген дә безнең белән. Һәрберегезгә дә ихлас рәхмәтемне җиткерәм», — диде Татарстан Рәисе.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә Болгар музей-тыюлыгын яңарту һәм торгызу эшләренә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде һәм аның сәламләү сүзләрен җиткерде.
Тантанага Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, Россия төбәкләреннән килгән делегацияләр, Россия һәм чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан килгән мөселман җәмәгатьчелеге, шулай ук XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар җыелды.

Альбина Вәлиева
MAX