Өмәдә катнашкан волонтерлар эшнең барлык нечкәлекләрен яхшы белә: башта туфракны йомшарталар, аннары гына үсентеләрне утырталар. Мәчет тирәсен бизәячәк һәр каенга инде 10 ел. Агачлар Краснодар өлкәсеннән махсус кайтарылган. Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге сорт артык биек булып үсми.
Яңа мәчет проекты үзенең уникальлеге белән аерылып тора. Татарстанда аңа тиң гыйбадәтханә юк. Мәчет 400 кешегә исәпләнгән. Шулай ук бинаның тирә-ягы коймасыз булачак — Аллаһ йорты һәркем өчен ачык итеп төзелә.
Төзелеш эшләре иганәчеләр ярдәме белән алып барыла. Бүгенге көндә эшләрнең 75 проценты башкарылган. Хәзерге вакытта бинаның эчке бизәлеше һәм тирә-юнен төзекләндерү дәвам итә.
«Без инде барысына да Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз: дөнья бәхетен, гаилә бәхетен, тынычлык һәм иминлек. Аллаһ Тәгалә һәркемнең гаиләсенә, тормышына, эшләренә уңышлар бирсен. Мәчетебез киләчәктә күмәк ярдәм белән кешеләр өчен ишекләрен ачсын иде», – дип белдерде «Ак каен» мәчете имам-хатыйбыРәйхан хәзрәт Нәҗметдинов.
35А микрорайонында торгызыла торган мәчетне быел, шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан, ачарга планлаштыралар. Изге эшкә теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен Җәмигъ мәчетенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Альбина Вәлиева
MAX