Ел саен Болгар җире меңләгән мөселманны берләштерә. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан да милләттәшләр җыела. Кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«Сезне чын күңелдән бүгенге зур тантана белән котлыйм. Болгар — динебезнең, милләтебезнең башы һәм ата-бабаларыбыз тарихы. Әлеге тарихны без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Бу көннәрдә Казанда зур чаралар узды, чит илләрдән күп кунаклар кабул иттек. Кайберләре бүген дә безнең белән. Һәрберегезгә зур рәхмәт», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәсми өлештән соң катнашучылар күмәк намаз укыды. Җитәкчеләр дә, кунаклар да тынычлык, иминлек һәм бердәмлек өчен дога кылды. Татарстан Рәисе шулай ук гореф-гадәтләрне саклау һәм аларны хөрмәт итүнең мөһимлеген ассызыклады.

Түбән Кама делегациясе составында 200дән артык кеше булды. Алар арасында дин әһелләре, татар конгрессы вәкилләре, аксакаллар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, волонтерлар һәм бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар бар иде.

Быел да тарихи бәйрәм программасы бай эчтәлекле булды. Кунаклар өчен музейлар, ярминкәләр эшләде, төрле мастер-класслар оештырылды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел Изге Болгар җыены 25 мең кешене берләштерде, һәм бу сан елдан-ел арта бара.