35А микрорайонында төзелүче «Ак каен» мәчете төзелешендә яңа этап башланды. Аллаһ йортының ишегалдын төзекләндерү өчен акча җыю акциясе игълан ителде.
Төп эшләрнең берсе булып брусчатка җәю тора. Проект буенча, 1 квадрат метр мәйданны төзекләндерү бәясе якынча 3800–4000 сум тәшкил итә.
Акция кысаларында барлык теләге булган кешеләрне изге эшкә үз өлешләрен кертергә чакыралар. Җыелган акча ярдәмендә мәчет территориясен тагын да күркәмрәк һәм уңайлырак итү планлаштырыла.
Альбина Вәлиева
MAX
