Ул Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә. 29 көн дәвамында дин тотучылар таң атканнан алып кояш баеганчы кардәр ашау-эчүдән тыелып, саваплы гамәлләр кылдылар, бергәләп ифтар ашлары уздырдылар. Дини бәйрәмнең төп тантанасы, күркәм гадәт буенча, үзәк мәчеттә узды. Гаетнең иң матур мизгелләре алдагы видеоязмада.
Бәйрәм иртәсе. Мөселман дөньясы ураза гаетен каршылый. Үзәк мәчет залы шыгрым тулы, олысы да, кечесе дә вәгазен тыңларга киләләр. Намазны да бергәләп укыйлар.
Намазга килүче мөселманнар арасында Түбән Кама районы башлыгы белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да бар. Радмир Беляев шәһәрдәшләрне Ураза Гаете белән тәбрикләп, Татарстан Рәисе исеменнән котлау сүзләрен җиткерә. Тагын бер тантаналы мизгел — Түбән Каманың элеккеге башлыгы Әгътәс Галиәхмәтовка бүләк тапшыру. Җәмигъ мәчете мөхтәрәм түбәнкамалы җитәкчелек иткән чорда торгызылган. Быел иман йорты төзелүгә 30 ел тула.
Бәйрәм көнне намаз уку мәчет ишегалдында да оештырыла. Ураза гаете мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә. 29 көн дәвамында дин тотучылар таң атканнан башлап, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып, изге гамәлләр кылырга тырыштылар. Догада булдылар.
Ураза Гаетендә сәдака бирү, кунакка йөрешү, тәмле ризыклар пешереп сыйлану — матур гамәл булып санала. Түбәнкамалылар бер-берсен бәйрәм белән котладылар:
«Бүген мөселманнар өчен зур бәйрәм. Балалар белән гает намазына килдек. Изге гамәлләребез кабул булсын».
«Мин кечкенә чактан әбием белән мәчеткә йөри башладым. Намаз укыдым. Шул вакытта ятлаган догаларны беләм».
«Тоткан уразаларыбыз кабул булсын. Гөнаһларыбызны кичереп, изге гамәлләребезне кабул итсә иде. Тынычлык насыйп итсен».
«Без ел саен туганнарыбыз белән җыелышып, бергә-бергә табыннар оештырабыз. Бер-беребезгә бүләкләр бирәбез. Ураза гаете белән котлыйм. Дөньяларыбыз тыныч булсын, уразаларыбыз кабул булсын».
Бәйрәм чаралары Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык мәчетләрендә дә узды. Быел гает изге җомга көненә туры килде, ул Ураза бәйрәменә тагын да ямь өстәде, ди дин кардәшләр
Альбина Вәлиева
MAX
